ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта бистәбез сизелерлек үзгәреп китте. Тәртипкә китерелгән  парк зоналары, яңа юл полотносы, җәяүле сукмаклары акрынлап кына ямь, тәртип һәм чисталык ансамблен барлыкка китерә.

Күчемсез милек әйләнеше сораулары буенча консультация хезмәтләрен 2017 елның ноябреннән Кадастр палатасы бирә.

Татарстанлыларның  күчемсез милек белән алыш-биреш ясау өчен килешү проектын әзерләү, җир һәм өйне рәсмиләштерү  белән килеп туа торган мәшәкатьләрне хәл итү өчен судка  дәгъва гаризасы язу һәм катлаулы хәлләрдә  җентекле консультация алу өчен югары квалификацияле белгечләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре бар.  ТР буенча Кадастр палатасының консультация хезмәтләренә сорау арта бара.


11
август, 2018 ел
шимбә

Моннан ун ел элек 12 августта Көньяк Осетиядә кораллы бәрелеш тәмамланды.

– Хөрмәтле ветераннар һәм төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

 

 

Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләде, шуның нәтиҗәсендә августтан  әлеге категориядәге пенсионерларның пенсияләре артачак.

«Аерым гамәлләрне тыю, залог һәм өй аресты төрендә чикләү чараларын сайлау өлешендә Русия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертелде.

 

2018 елның 6 августында Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчесе А.А. Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина Галиәкбәрова Сания Хатыйп кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Якындагы якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен – Төзүчеләр көнен хезмәтләре төбәкләрне социаль-икътисадый үстерү гаранты булып торучы кешеләр билгеләп  үтәчәк.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Болгардан 10 чакрым ераклыкта урнашкан  Ржавец бистәсендә “ Тысячелетие Руси”  правослау яшьләренең өченче фестивале булып узды, анда Алексеевск егетләре һәм кызлары да катнашты.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International