Көзге культураларны урып-җыю төгәлләнде диярлек. Урак соң башлануга да карамастан, игенчеләр срокларга сыеша алдылар. Игеннәрне урып-җыю чорында комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга көч-куәт биреп торган мәдәният хезмәткәрләре аларга бу эштә нык булышты.
Алексеевск муниципаль районының мәгариф системасында 24 мәктәп, 4 балаларга өстәмә белем бирү һәм бер урта махсус белем бирү учреждениесе исәпләнә. Алексеевск муниципаль районында мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү, белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашыруга, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән шартлар тудыру мәсьәләсен тиз арада хәл итү максатында яңа 2018/2019 уку елында мәгариф оешмаларының әзерлеген кабул итү өчен район комиссиясе булдырылды.
“Дуслык маяклары” Милләтара волонтерлар оешмасы делегациясе Алексеевск райпосы җитәкчелеге белән берлектә сугышчан дан музеена барды.
Республиканың бөтен территориясендә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарын җәлеп итеп тикшерү булачак.
Узган атнада “Кайгырту” приютында тәрбияләнүче балаларның көне чараларга бай булды.
Комбайнчы эше җиңел түгел Ләкин авыл кешесе өчен бу аңлаешлы һәм гадәти нәрсә. Урак вакытында басуларда эшләүче кызлар гаҗәпләнү һәм соклану тудыра. Комбайнчы ярдәмчесе Зилә Вәлиуллина комбайнчы ярдәмчесенең эш көннәре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
Алексеевск районына эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде
Мәктәп нәрсәдән башлана? Кемнәрдер беренче кыңгыраудан, икенче берәүләр Әлифбадан һәм язудан, дияр. Ләкин теләсә кайсы мәктәп аның директорыннан башлана, дип раслау дөресрәк булыр.
Район үзәгендә җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру мәсьәләсе буенча район җитәкчесе Сергей Демидов һәм ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Мерзакреев Рөстәм Рауф улы катнашында киңәшмә булып узды. Шулай ук эшлекле очрашуда “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Хәмзина Лена Илдар кызы һәм “БТИ” акционерлык җәмгыятенең техник директоры Хәбибрахманов Радик Рафик улы да катнашты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы агросәнәгать комплексы комбайнчысы” республика конкурсының башлануы турында хәбәр итә.