Көзге культураларны урып-җыю төгәлләнде диярлек. Урак соң башлануга да карамастан, игенчеләр срокларга сыеша алдылар. Игеннәрне урып-җыю чорында комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга көч-куәт биреп торган мәдәният хезмәткәрләре аларга бу эштә нык булышты.
Авыл мәдәният йортлары һәм клублары артистлары төшке аш вакытында ашханәләрдә игенчеләр алдында чыгыш ясадылар. Ләкин кайчак концертлар басуларда, комбайнчылар янында да оештырылды.