ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР

Еш бирелә торган сораулар

Сорау: күп балалы гаилә буларак индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеген ничек алырга?

Җавап: Күп балалы гаилә буларак индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеге бирү мәсьәләсе буенча сезгә Алексеевск штб, Совет мәйданы, 2 нче йорт адресы буенча милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сорау: районда торакны ничек алырга була?

Җавап: хәзерге вакытта районда торак социаль ипотека программасы һәм АПК программасы буенча төзелә. Программа шартлары буенча катнашучыларга бюджет оешмасында яки агросәнәгать комплексында эшләргә кирәк. Гаиләгезне торак шартларын яхшырту программасына кертү мәсьәләсе буенча, сезгә Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының торак комиссиясенә документлар пакеты бирергә кирәк.

Сорау: торак йорт төзелешен тәмамлау һәм торак шартларын яхшырту өчен яшь гаилә программада ничек катнашырга мөмкин? Торак урынына мохтаҗ буларак исәпкә кую өчен нинди документлар исемлеге кирәк?

Әлеге программа «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Программада катнаша алалар:

- авыл җирендә даими яшәүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган гражданнар, яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр;

- социаль түләү алу хокукына ия булучылар категорияләре

 исемлеге буенча, эшләүче гражданнар, яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр.

Программада катнашу өчен түбәндәге исемлек буенча документлар пакетын тапшырырга кирәк:

Паспортның оригиналы һәм күчермәсе;

Эш урыныннан белешмә;

Туу турында таныклык ,оригиналы һәм күчермәсе;

Никах турында таныклык, оригиналы һәм күчермәсе;

БТИдан гаиләнең балигъ булмаган барлык әгъзаларына милектә торак булу турында белешмә.

Тулырак мәгълүматны Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетында түбәндәге адрес буенча белергә була: ТР, Алексеевск районы, штб. Алексеевск, Совет мәйданы, 1 йорт, телефон 8(84341) 2-41-57, (8-00 дән 17-00 гә кадәр , төшке аш 12.00 дән 13-00 гә кадәр, шимбә һәм якшәмбедән кала).

Сорау:Без авылда яшәүче яшь гаилә, торак шартларын яхшыртырга телибез. Ничек итеп моны эшләргә була?

1. Гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм программада катнашу өчен документлар тапшырырга кирәк.

Сорау: Җирлек территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә кем рөхсәт бирә?

ТР Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге капиталь төзелеш объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә рөхсәт бирүне башкара.

Шул ук вакытта 04.08.2009 елгы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 51 ст.17 п 1_1 пунктчасы белән индивидуаль торак төзелеше объектларын төзүгә реконструкцияләүгә рөхсәт бирү кайбер  очракларда таләп ителми.

Күрсәтелгән кодексның 51_1 ст. 1 п. нигезендә, индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү максатларында, төзүче индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында (алга таба - планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамә) хәбәр итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International