Җиңү көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Алексеевск районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады

2026 елның 11 мае, дүшәмбе

Аның исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләренә бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырылды. Котлауны язмышы илебез тарихының героик һәм хезмәт битләре белән бәйле кешеләр алды.

Мондый очрашулар-җиңүчеләр буынына батырлыклары, ныклыклары һәм тыныч киләчәккә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге ул. Алексеевск районында ветераннарга карата хөрмәт һәм игътибар традицияләрен саклауны дәвам итәләр.

Олег Морозовның Видеомөрәҗәгате:

/file/alekseevskiy/File/14931685804717.mp4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International