Лебяжье авылында шәхси торак төзелеше өчен 519 яңа участокка газ сузу башланды

2026 елның 11 мае, дүшәмбе

Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең төбәк программасы кысаларында подрядчылар шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән яңа җир кишәрлекләренә газ сузуга керештеләр.

Әлеге территориядә шәхси торак төзелеше өчен барлыгы 519 кишәрлек каралган. Аларның шактый өлеше Алексеевск районының күп балалы гаиләләре өчен билгеләнгән-бу республика демографик сәясәте кысаларында мөһим ярдәм чарасы.

Киләчәктә монда шулай ук берничә күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла.

200 гектарга якын җирдә газ сузылачак. Газлаштыру белән параллель рәвештә суүткәргеч челтәрләрен проектлау башланды инде. Беренче этапта белгечләр 7,5 чакрым суүткәргеч салырга планлаштыралар.

- Территорияне үстерүгә комплекслы якын киләбез һәм алдан ук кирәкле инфраструктура булдырабыз. Төзелеш барган саен урам-юл челтәре белән дә шөгыльләнәчәкбез, - диде район башлыгы Сергей Демидов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International