Татарстан прокуратурасы, автобуслар катнашында юл һәлакәтләре арту сәбәпле, пассажирлар ташучыларны тикшерә.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Республиканың бөтен территориясендә  хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарын җәлеп итеп тикшерү булачак.

Татарстан прокуратурасы, автобуслар катнашында юл һәлакәтләре арту сәбәпле, пассажирлар ташучыларны тикшерә. Автопаркның техник хәленә, машина йөртүчеләрне рейска кадәр һәм рейстан соң медицина каравы үткәрүгә, шулай ук миграция законын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.

Тикшерүләр республиканың бөтен территориясендә узачак. Анда хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәре буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International