Узган атнада “Кайгырту” приютында тәрбияләнүче балаларның көне чараларга бай булды.
Тәрбияче Владимир Егоров сөйли:
Музей директоры Әнәс Кутуев безнең өчен тарихи урыннар буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы турында илһамланып тыңладылар һәм берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сораулар бирделәр.
Алексеевскига кайту юлында без Кама елгасына юл тоттык. Анда саф һавада пикник оештырдык һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадык.