Район мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

  Алексеевск  муниципаль районының мәгариф системасында 24 мәктәп,  4  балаларга өстәмә белем бирү  һәм бер  урта махсус белем  бирү учреждениесе исәпләнә. Алексеевск муниципаль  районында мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү,  белем бирү учреждениеләрендә  гомуми белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашыруга,   балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән  шартлар тудыру мәсьәләсен тиз арада хәл итү максатында яңа 2018/2019 уку елында мәгариф оешмаларының әзерлеген кабул итү өчен район комиссиясе булдырылды.

Яңа уку елында укучыларның һәм укытучыларның  тормышын һәм сәламәтлеген  саклауны тәэмин итүнең төп шартларыннан берсе - белем бирү оешмаларының  янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүе, шул максатта Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең боерыгы белән  комиссиягә Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары  буенча Гадәттән тыш министрлыгының  янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кертелде.

Теләсә кайсы белем бирү учреждениесе – балаларның күпләп җыелу урыны ул. Аларның сәламәтлеге, еш кына тормышы  күп факторга бәйле, һәм янгын куркынычсызлыгы – аларның иң мөһиме. Ул  янгыннарны булдырмау чараларыннан алып, табигать бәла-казалары булган очракта  эвакуацияләүгә кадәр байтак мәсьәләгә кагыла.

Җылыту приборларының саны, урнашуы һәм төзеклеге, электр үткәргечләренең  торышы, запас чыгу юлларының булуы – барысы да “Янгын куркынычсызлыгы” төшенчәсенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International