Комбайнчы эше җиңел түгел

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Комбайнчы эше җиңел түгел

Ләкин авыл кешесе өчен бу аңлаешлы һәм гадәти нәрсә. Урак вакытында басуларда эшләүче кызлар гаҗәпләнү һәм соклану тудыра. Комбайнчы ярдәмчесе Зилә Вәлиуллина  комбайнчы ярдәмчесенең эш көннәре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

  • Зилә, сез күптәннән эшлисезме һәм кем белән   эшлисез?
    - Әтиебез Ирек Вәлиуллин 1983 елдан бирле “Алга” колхозында комбайнчы булып эшли. 2011 елда аңа комбайнчы ярдәмчесе кирәк булып чыкты. Көннәрдән беркөнне ул өйгә кайтып, апам  Ләйләне комбайнда булышырга чакырды. Ул бездә бала чактан ук техникага мәхәббәт тәрбияләде, без апам белән гел кул астында йөрдек һәм  хуҗалык эшләрендә булыштык. Шуңа күрә Ләйлә чакыруны бик җиңел кабул итте. Ә инде икенче көнне мин дә комбайнчы ярдәмчесе эше белән кызыксынып киттем. Апама эшләре буенча шәһәргә барырга туры килгәндә мин аны алмаштырдым. Әти миңа барысын да күрсәтте, инструктаж үткәрде. Комбайнчы ярдәмчесе эше менә шулай башланып китте.
  • Бу бит бер дә кызлар эше түгел. Эшләп буламы? Комбайнчы ярдәмчесенең вазыйфалары нинди?

 - Комбайнчы ярдәмчесенең вазыйфаларына шөрепләргә май өстәү, май дәрәҗәсен тикшерү, моторны, радиаторны һәм комбайнның үзен тузаннан чистарту, радиатордагы суны тикшерү һәм өстәү, бозылган очракта  инструментларны биреп тору керә. Комбайнга идарә итү системасын белү бик мөһим. Боларның барысына да әти өйрәтте. Мин дә, кирәк була калса, штурвалга утыра алам. Эш сәгате иртәнге 6-7 дә башланып, кичке 8-9 ларга кадәр дәвам итә.  

Сезнең уракта эшләвегезгә дусларыгыз ничек карый?

  • Безнең гаиләне белгән дусларым, танышларым моңа бик тыныч карый. Янәсе, моның нәрсәсе бар соң? Ә шәһәрдәге дусларым гаҗәпләнделәр, фото яки видеода моны раславымны сорадылар. Басуда минем белән бергә сыйныфташларым да эшли. Безнең өчен бу гадәтләнгән эш.
  • Шундый зур техникада эшләү авырмы?
  • Әйе, бу  аерым игътибар таләп итә. Шундый зур техникада эшләү өчен белем, практика, үз-үзеңә ышаныч кирәк. Апам белән миңа ышанганы, безгә практика аша белем бирүе, шушы ифрат зур тәҗрибә өчен әтиебезгә рәхмәт. Әби белән әни безне эшкә озатып калганда  һәрвакыт игътибарлы булырга, кирәкмәгән җиргә кысылмаска кушалар.  Аларга сабырлыклары һәм әти  белән без эштән кайткан җиргә тәмле ризыклар пешереп көтеп торганнары өчен зур рәхмәт!
  • Киләчәктә мин сезонлы ярдәмче эшен дәвам иттерергә, колледжны кызыл дипломга тәмамларга, югары белем  алырга ниятлим. Минем теләкләрем күп, алар, һичшиксез, тормышка ашачак.
  • Алар тормышка ашар, Зилә, һичшиксез, ашар! Искиткеч тырышлыгың һәм эшкә бирелгәнлегең белән башкача булырга мөмкин дә түгел. Без шундый якташларыбыз -  басу кызларыбыз белән горурланабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International