Мәктәп нәрсәдән башлана? Кемнәрдер беренче кыңгыраудан, икенче берәүләр Әлифбадан һәм язудан, дияр. Ләкин теләсә кайсы мәктәп аның директорыннан башлана, дип раслау дөресрәк булыр.
14 августта 1 нче Алексеевск урта мәктәбе директоры Белова Елена Петровна искиткеч юбилеен бәйрәм итә.
Мәктәп елларында укучылар күңеленә сеңдерелә торган белем сыйфаты, осталык һәм күнекмәләр генә түгел, ә бәлки психолог эше дә мәктәпнең башкомандующие җилкәсендә. Балаларның гына түгел, педагогия коллективының да мөнәсәбәтен күзәтеп һәм тикшереп торырга кирәк. Теләсә кайсы проблеманы хәл итүдә алтын урталыкны табу, дуслаша алмастай булып тоелган кешеләрне татулаштыру һәм фикерләрне берләштерү – боларның барысы да мәктәп директоры җаваплылыгында.
КДПИны тәмамлагач, ул үзенең педагогик эшчәнлеген баштан авыл мәктәбендә башлап җибәрә, аннары Казан шәһәре мәктәпләренең берсендә эшли. Гомеренең күп өлешен безнең районга багышлады: биология һәм химия дәресләрен алып барды, аннары завуч булды. Музыканы бик яратканлыктан һәм музыка мәктәбен тәмамлаганлыктан, ул 97 нче һөнәр лицеенда “Ритм” төркеме оештырды.
Менә инде 15 ел Елена Петровна районның беренче мәктәбе директоры булып эшли.
Елена Петровна бала чагыннан ук укытучы булырга хыяллана. Башлангыч мәктәптә тактага язарга, курчакларына билге куярга ярата. Аннары коллективның җаны буларак, сыйныфташлары һәм төркемдәшләре аны мәдәни-масса секторына сайлыйлар. Ул зур иҗаты сәләткә ия була, җырлый, бии, сыйныфташларын һәм курсташларын яхшы эшләргә: шимбә өмәләрендә, чараларда, конкурсларда һәм күп кенә башка нәрсәләрдә катнашырга чактыра.
Елена Петровна – менә дигән әни, кайгыртучан кыз, хатын һәм яраткан әби. Ул күп вакытын эштә үткәрә. Өйдәгеләр аны аңлыйлар һәм аңа ярдәм итәләр. Аны хезмәттәшләре дә, балалары да юбилее белән котлыйлар. Котлауларга без дә кушылабыз һәм аңа нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!