Район үзәгендә җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру мәсьәләсе буенча район җитәкчесе Сергей Демидов һәм ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Мерзакреев Рөстәм Рауф улы катнашында киңәшмә булып узды. Шулай ук эшлекле очрашуда “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Хәмзина Лена Илдар кызы һәм “БТИ” акционерлык җәмгыятенең техник директоры Хәбибрахманов Радик Рафик улы да катнашты.
Алексеевск муниципаль районы территориясендә хуҗасыз, рөхсәтсез алынган, нәтиҗәле файдаланылмаучы һәм начар техник хәлдәге күчемсез милек объектларын һәм буш ятучы җир кишәрлекләрен ачыклау инвентаризациянең максаты булып тора.