“Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсының башлануы турында хәбәр ителде

2018 елның 14 августы, сишәмбе

 

  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  “Татарстан Республикасының иң яхшы агросәнәгать комплексы комбайнчысы” республика конкурсының башлануы турында хәбәр итә.

 Конкурс  комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2018 елның урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү, шулай ук  урып-җыюны тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрү, ТР агросәнәгать комплексында урып-җыю паркыннан нәтиҗәле файдалану максатында үткәрелә.

 Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе ТР да иң күп ашлык суктырып алу һәм аеруча күп мәйданда игеннәрне уру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә  490 җиңүчене билгеләячәк.

 Игеннәрне урып-җыюда аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум күләмендә премияләр белән бүләкләнәчәк, аларны комбайннарның дүрт төркеме буенча билгеләячәкләр. Чапкычларның өч төркеме буенча аеруча зур мәйданны урган 50 механизатор 40 мең сум күләмендә премия алачак. Шулай ук конкурс йомгаклары буенча районнарда 200  иң яхшы комбайнчы 30  ар мең сум премия алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International