Алексеевск прокуратурасы хәбәр итә

2018 елның 11 августы, шимбә

 

«Аерым гамәлләрне тыю, залог һәм өй аресты төрендә чикләү чараларын сайлау өлешендә Русия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертелде.

«Аерым гамәлләрне тыю, залог һәм өй аресты төрендә чикләү чараларын сайлау өлешендә Русия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы  2018 ел, 18  апрель , 72-ФЗ санлы закон тарафыннан  үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, Җинаять-процессуаль кодексы нигезләмәләре яңа 105.1 нче маддә белән тулыландырылды. Бу чикләү чарасы шикле яки гаепләнүчегә карата аның тормыш хәлләрен һәм шәхес үзенчәлекләрен игътибарга алып җиңелрәк чикләү чарасы куллану мөмкинлеге булмаганда суд карары буенча сайланачак.

Әлеге чикләү җинаять җәзасы бирелүче гаепләнүче яки шикле кешеләргә карата кулланыла. Карарны кабул итүгә сәбәп - тикшерүче яки сорау алучы  тәкъдиме буенча, аны суд органы эшнең анык хәлләрен исәпкә алып карый.

 

Суд гаепләнүчегә түбәндәгене тыярга мөмкин:

- билгеле бер вакытта ул яшәгән бинадан чыгуны;

- аерым кешеләр белән аралашуны;

- билгеләнгән урыннарга баруны яки анык объектлардан билгеләнгән ераклыкта булуны;

- почта яки телеграф белән хәбәрләр алуны яки җибәрүне;

- элемтә һәм Интернеттан файдалануны;

- җинаять җаваплылыгына тарттырылучы гаеплеләр юл-транспорт вакыйгасы белән бәйле булган очракта автомобильгә идарә итүне.

Хәвеф булган очракта суд тикшерү барышына каршылык булуга юл куймау максатында чикләүнең берничә төрен кулланырга хокуклы. Бер яки берничә чикләү гамәлен берьюлы кертергә мөмкин. Хокук органы адреслар, объектларның исемнәрен, гамәлләрнең вакытын күрсәтеп чаралар башкаруның барлык шартларын җентекле санарга бурычлы.

Шул ук вакытта субъектка медицина, авария-коткару яки хокук саклау оешмалары белән бәйләнешкә керүне, сорау алучыларяки тикшерүчеләр белән эш буенча аралашуны тыярга ярамый. Бәйләнеш чараларын файдалануның һәр очрагы турында ул контрольдә тотучы органнарга хәбәр итеп торырга тиеш.

Җинаять эшләренең авырлыгына карап чикләү чарасы түбәндәге вакытларга билгеләнә:

- зур булмаган яки уртача авырлыктагы җинаятьләрдә гаепләнгәндә - 12 ай;

- авыр җинаять өчен - 24 ай;

- аеруча авыр җинаять тикшерелгәндә - 36 ай.

Шикле яки гаепле кеше  куелган тыюларны бозган очракта суд тикшерүче яки сорау алучы тәкъдиме, ә суд тикшерүе чорында контрольдә тотучы орган кушуы буенча әлеге чараны тагын да катгыйрагына үзгәртергә хокуклы.

 Район прокуроры, кече юстиция советнигы П.В. Абрамов хәбәре буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International