Төзүче, хезмәтең өчен рәхмәт!

2018 елның 11 августы, шимбә

 

Якындагы якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен – Төзүчеләр көнен хезмәтләре төбәкләрне социаль-икътисадый үстерү гаранты булып торучы кешеләр билгеләп  үтәчәк.

  Алексеевск районында «Алексеевскдорстрой», «Керамика- Маркет», «Алексеевск керамикасы», «Мостовик», «Алексеевск  МСО ТАПС», «РАФ», «Стройдорсервис+»  кебек оешмалар төзелеш эшчәнлеге алып баралар.

 Төзүчеләр һәм архитекторларның  фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә  районыбыз елдан-ел матурая бара. Инфраструктура актив үсә, нәтиҗәдә авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсе яхшыра. «Просторная» микрорайонында яңа өйләр, капиталь ремонтланган  социаль-мәдәни объектлар, социаль яктан мөһим объектларны даими төстә модернизацияләү моңа дәлил булып торалар.  Бары тик узган елда гына да 15 мең кв. метрга якын торак төзелеп, файдалануга кертелде, ә планда - закончалыклы үсеш. Өйләрнең күп өлеше төзелде, Алексеевск штб.да һәм Лебяжье авыл җирлегендә алар төзелеп килә. Халыкның торак белән тәэмин ителеше  һәр кешегә 26,3 кв. м тәшкил итә, бу – республика күрсәткеченнән югарырак. Шәхси  торак өйләр төзүгә җир кишәрлекләре бирелә.

 Юллар салу өлкәсендә гаять зур күләмле эшләр башкарыла. Алексеевскилылар Алексеевскида һәм район үзәгеннән читтә  яңа юлларны бәяләргә өлгерделәр инде. Кешеләр юл төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәләр. Юллар, кагыйдә буларак, теләсә кайсы җирнең визит карточкасы бит.

 Тиган Булакта 50 урынлы авыл мәдәният йорты төзелә. Подрядчысы - «Алексеевск МСО ТАПС». Әлеге объектны төзү төгәлләнеп килә. Анда хәзер  эчке бизәкләү эшләре бара. Авыл мәдәният йорты авылда тормышның үзенә бертөрле үзәге булып тора бит.

 Тагын бер спорт объекты «Керамики-Маркет» көче белән торгызыла. Хәзер спорт  комплексында эчке эшләр алып барыла. Төзү эшләре бер генә көнгә дә тукталып тормый. Озакламый универсаль спорт комплексы спорт сөючеләрне һәм фанатларны сөендерәчәк. Аның уңышлы урнашуы анда Бөтенроссия дәрәҗәсендәге уеннарны үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Сүз уңаеннан әйткәндә, яңа спорт комплексы янында урнашкан район үзәгенең беренче мәктәбе стадионы ГТО нормаларын тапшыру үзәге булып тора. Спорт комплексы пәйда булу белән  ГТО нормаларын елның теләсә кайсы фасылында һава шартларына бәйсез рәвештә кабул итәргә мөмкин булачак. Күләмле булуы аркасында яңа спорт комплексында  традицион волейбол һәм баскетбол ярышларын гына түгел, ә бәлки мини-футбол һәм хәтта гандбол буенча ярышларны да үткәрергә мөмкин булачак. Өйрәнү-күнегүләр ясау да уңайлыга  әйләнәчәк.

Бер-ике көннән яңарып киткән “Әтәчкәй” балалар бакчасы да ачылачак. Капиталь ремонт эшләрен анда «Стройдорсервис+» төзү оешмасы  башкара. Ремонт вакытында башка балалар бакчаларына таратылган бала-чага яраткан балалар бакчаларына кайтуларына шат булачаклар. Өстәвенә хәзер “Әтәчкәй”нең алгы ягы да, территориясе дә төрле төсләрдән күзләрне чагылдыра. Учреждение мөдирәсе Любовь Матвеева җитәкчелегендәге балалар бакчасы коллективы бәяләп бетергесез өлеш кертә. Тәрбиячеләр балалар бакчасы территориясен төзекләндерүдә катнашып, вакытлыча авыр төзүче һөнәрен үзләрендә сынап карадылар. Бөтен серләрне ачып бетермичә, ачылыштан фоторепортажны газетаның киләсе санында тәкъдим итәчәкбез.

 Кешелек дөньясы горурлана торган архитектура мирасын нәкъ менә архитекторлар тудыра. Һәркайсыбыз җирдә үз эзен калдырырга: ачышлар ясарга, китап язарга яки өй төзергә хыяллана. Ләкин төзүче булу – сабырлык, осталык һәм иҗат потенциалы таләп итүче авыр хезмәт. Кадерле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре, сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Җирдә төзүчедән дә иҗади хезмәт юктыр. Авыр хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International