Болгардан 10 чакрым ераклыкта урнашкан Ржавец бистәсендә “ Тысячелетие Руси” правослау яшьләренең өченче фестивале булып узды, анда Алексеевск егетләре һәм кызлары да катнашты.
Традиция буенча Русьны чукындыру көненә багышланган бәйрәм чаралары узганда Идел буенда Татарстаннан гына түгел, ә бәлки Россиянең төрле өлкәләреннән һәм шәһәрләреннән дә яшьләр килә. 3 августтан 5 августка кадәр чиркәүгә йөрүче яшьләр бер-берсе белән аралаштылар, җәмәгать эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, проблемалары турында фикер алыштылар һәм уртак планнар кордылар. Икенче ел рәттән бирегә Луганск егетләре дә килде, алар авыр шартларга таруларына да карамастан, үзләрендә иманнарын саклап калганнар һәм гыйбадәт кылу белән шөгыльләнәләр.
Безнең район слетка «Свет миру» яшьләр бүлегендә катнашучыларны тәкъдим итте. Егетләр һәм кызлар руханилар белән очраштылар, гаилә коруга һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калуга багышланган семинарларда һәм лекцияләрдә катнаштылар.