Алексеевск районында төзекләндерү эшләре дәвам итә

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Соңгы вакытта бистәбез сизелерлек үзгәреп китте. Тәртипкә китерелгән  парк зоналары, яңа юл полотносы, җәяүле сукмаклары акрынлап кына ямь, тәртип һәм чисталык ансамблен барлыкка китерә.

Бистәнең коммуналь хезмәте район үзәге урамнарындагы һәм юл буйларындагы үләннәрне даими төстә чабып тора.

Идарәче компания  күп фатирлы өйләр территорияләрендәге үләннәрне чабу белән мәшгуль. Районның хезмәт  коллективлары да, чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашып, үз өлешләрен кертәләр.

 Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, 1 нче Алексевск урта мәктәбе стадионы территориясендә сынган-черегән иске агачларны һәм куаклыкларны кисү төгәлләнеп килә. Шулай ук Оренбург юлы буендагы (Подлесная урамы буйлап) 400 м озынлыктагы тимер койманы кою төгәлләнү стадиясендә. Эшләр тәмамланганнан соң хезмәтләр  Казаков урамындагы зират периметры буенча иске койманы яңага алмаштыруга керешәчәкләр.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: район үзәгендә  август башыннан  сукбай этләрне тоту дәвам итә. Бу эш сентябрьгә кадәр барачак.

Традиция буенча Республика көнендә һәм Алексеевск штб.ның 300 еллыгы көнендә шәһәр җирлеге шәхси һәм күп фатирлы өйләр территорияләрен, оешмалар һәм предприятиеләр, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары арасында төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International