Ел башыннан бирле  ярдәм сорап 600 гә якын  кеше мөрәҗәгать итте

2018 елның 14 августы, сишәмбе

 

Күчемсез милек әйләнеше сораулары буенча консультация хезмәтләрен 2017 елның ноябреннән Кадастр палатасы бирә.

Татарстанлыларның  күчемсез милек белән алыш-биреш ясау өчен килешү проектын әзерләү, җир һәм өйне рәсмиләштерү  белән килеп туа торган мәшәкатьләрне хәл итү өчен судка  дәгъва гаризасы язу һәм катлаулы хәлләрдә  җентекле консультация алу өчен югары квалификацияле белгечләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре бар.  ТР буенча Кадастр палатасының консультация хезмәтләренә сорау арта бара.

Хәзерге вакытта  телдән һәм язма консультацияләр аеруча да кирәк. Ел башыннан бирле  ярдәм сорап 600 гә якын  кеше мөрәҗәгать итте. Аларны еш кына күршеләр белән озакка сузылган җир бәхәсен ничек хәл итү, реестр хатасын төзәткәндә  чикләрнең кайда урнашуын ничек белергә, җир кишәрлеген кадастр исәбеннән ничек төшерергә, межа һәм техник планнардагы хаталарны ничек төзәтергә кебек сораулар кызыксындыра. Консультацияләр барышында күчемсез милеккә булган барлык документлар, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы   мәгълүматлар анализлана.

Консультация йомгаклары буенча язма резолюция төзелергә мөмкин. Консультация хезмәтләре физик һәм юридик затларга бирелә. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы  аерым шартларда файдаланыла торган территорияләрнең зона чикләренең, мәдәни мирас объектларының, урманчылыкларның һ.б.ларның   урнашу урынының тасвирламасын әзерли.

 Кадастр палатасы хезмәткәрләре исәпкә алу-теркәү өлкәсендә һәм әлеге хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәкле норматив-хокук базасын белүдә зур тәҗрибәгә ия. Профессиональ консультация ярдәме күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куюны туктату яки баш тарту турындагы карарлар санын киметүгә булыша, моннан тыш, мошенникларның законсыз гамәлләрен булдырмый кала.

 Дәүләт учреждениесе  хезмәтләрнең барлык төрләрен тиз һәм сыйфатлы башкаруны гарантияли. Шуның белән бергә кадастр палатасында консультацияләрнең бәясе төбәктә иң арзаннарының берсе булып кала.

 Консультация хезмәтләренең бөтен исемлегенә тарифлар kadastr.tatarstan.ru.  сайтының «Услуги» бүлегендә урнашкан. Биредә үк, форманы тутырып,  гариза бирергә мөмкин.

Хезмәтләр турында сорауларны 8 (843) 533-10-48 телефоны буенча бирергә мөмкин. Моннан тыш, учреждениенең эшчәнлеге турында актуаль мәгълүматны ТР буенча Кадастр палатасының «Вконтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International