ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 августта "Кайгырту" приюты балалары тәрбиячеләре Марина Анисимова белән  "Юл төзүчеләр" паркында булдылар. 

Район газетасы редакциясенә  район үзәгеннән бер ханым өй янындагы укишәрлекне киңәйтү мөмкинлегенә кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать итте. Сорауга  Алексеевск районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Гайсин җавап бирде.

Депутатлар  шәхси ярдәмче хуҗалыклар  өчен "салым патенты"ның фермерларга хуҗалыкларын үстерергә булышачагына ышаналар.

 11 августта алексеевскилылар сәламәт яшәү рәвеше бәйрәмендә катнашырга чакырылалар.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

 30 июльдән районда мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелә. Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев эшлекле дүшәмбедә кабул итү комиссиясе эшенең барышы турында хәбәр итте.

Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләде, шуның нәтиҗәсендә августтан  әлеге категориядәге пенсионерларның пенсияләре артачак.

 

 Берничә тапкыр урлаган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән К.ның үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм сынау срогы чорында яңа җинаять эшләве билгеле булды.

Район үзәге һәм авыл җирлекләре халкына уяулык күрсәтергә кирәк.

 Тизлеккә сусау яшәүгә сусаудан өстенлекне ала икән, моның фаҗига белән тәмамланасын көт тә тор. Узган якшәмбе көннәрендә Татарстан юлларында алты кеше һәлак булды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел мөселманнарның Корбан гаете 21 августта билгеләп үтелә. Бу көнне мөселманнар  традиция буенча Аллаһы Тәгаләнең изге васыятен үтиләр – Аллаһка буйсынуларын күрсәтеп һәм Аңа рәхмәтләрен өмет  итеп корбан чалалар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International