Кече һәм урта бизнес өчен

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Патент системасы  бюрократик киртәләр аркасында шәхси эшмәкәр  булып теркәлергә, ләкин үз хуҗалыгын үстерү яки продукция сату мәсьәләсен хәл итү юлларын табарга тырышучы фермерлар өчен уңай карар булып тора.

Дәүләт Думасында каралуда торучы яңа закон проекты шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына кирәк була калса, бер айдан  бер елга кадәр срокка “салым патенты” сатып алу хокукы бирә.

 Экспертлар фикере буенча, патент системасына күчү  фермерларга  льготалы кредит, берәр гектар җир алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, һәр хуҗалык патентны үзе өчен уңайлы вакытка – бер айдан 12 айга кадәр ала ала, бу  эшчәнлекнең кайбер төрләре сезонлы булганда аеруча мөһим. Яңалыктан файданы төбәк бюджетлары да, фермерлар да тоячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International