Алексеевск районы прокуратурасы 20 яшьлек кешегә карата гаепләүне хуплады

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

 

 Алексеевск районы прокуратурасы 20 яшьлек кешегә карата гаепләүне хуплады

 Берничә тапкыр урлаган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән К.ның үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм сынау срогы чорында яңа җинаять эшләве билгеле булды.

2018 елның 23 апрелендә төнге 2 ләр тирәсендә   К. исерек килеш зыян күрүченең өе верандасы тәрәзәсен ватып, законсыз рәвештә аның өенә керә.  Гаепленең гамәле РФ Җинаятьләр кодексның  139 нчы маддәсе, 1 нче бүлеге буенча кеше өенә аның ризалыгыннан башка законсыз керү буларак квалификацияләнә. Мондый җинаять өчен суд аңа дәүләт файдасына хезмәт хакының 10 процентын тотып калып, 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

 Ләкин аның гамәлләрендә рецидив җинаятьләр (уртача авырлыктагы җинаятьләр эшләгәне өчен хөкем ителгән) булуын һәм  сынау срогы чорында яңа җинаять кылганын исәпкә алып, суд шартлы хөкем итүне бетерү турында карар кабул ителде. Аңа җинаятьләрен өлешчә кушу юлы белән гомуми режимлы колониядә 2 ел срокка ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә соңгы нәтиҗә билгеләнде.

 Хөкем карары шикаять бирү өчен билгеләнгән 10 көн эчендә законлы көченә керә.

2018 елның 3 августы

 Алексеевск районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International