Уку чорын көткәндә

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

 30 июльдән районда мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелә. Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев эшлекле дүшәмбедә кабул итү комиссиясе эшенең барышы турында хәбәр итте. Составына мәгариф бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор белгечләре кергән комиссия  аерым игътибарны мәгариф учреждениеләренең гомуми торышына, санитария-эпидемиология кагыйдәләренең  үтәлешенә, янгынга һәм терроризмга каршы куркынычсызлыкка, өйрәнү-тәҗрибә кишәрлекләренең нинди хәлдә булуларына бирә.

 Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ремонт эшләре 49 миллион сумга диярлек үтәлгән,шуларның яртысыннан артыгы “Әтәчкәй” балалар бакчасын капиталь ремонтлауга туры килә.  Бу акча республика программасы кысаларында бүлеп бирелде. Яңарып киткән балалар бакчасын атна азагына ачу билгеләнде. Мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга акчаның калган өлеше район бюджетыннан бирелде  һәм хәйриячеләр булышты.

Ел саен мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләүдә «Алексеевскдорстрой», «Эдем», «Керамика-Маркет», «Трио», «Мостовик», «Алексеевск» халык предприятиесе, «Элита», «Красный восток»  авыл хуҗалыгы предприятиеләре,   «Родина» колхозы,    Хаматвәлиев, Калинин, Шиһапов крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр Фәрдиев, Гатин, Ирусланова, Антонова һәм Сәйдәшев гаять зур ярдәм күрсәттеләр.

    Дамир Әмир улы, мәктәпләр һәм балалар бакчалары биналары алдында, чәчәк-декоратив  бүлекләрдә һәм мәктәп яны өйрәнү-тәҗрибә кишәрлекләрендә ифрат зур эш башкарылды, дип билгеләп үтте:

  • Шәмә мәктәбен аерым билгеләп үтәсем килә. Анда ишектән кергән җирдә коллектив көче белән күпме эш эшләнгәнлеге күренә: кишәрлектә –эстетика, яшелчә бакчасында мул уңыш өлгереп килә. Янгын күзәтчелеге һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләре кабул итүгә кадәр үтәлгән. Шулай ук 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбендә дә яхшы эшләгәннәр. Ел саен алар ишектән керү юлын яңача бизиләр. Кишәрлектә коллектив хезмәте үз җимешләрен бирә, аларны сатып, шул акчага мәктәпне тәртипкә китерергә тырышалар.  Җыеп алынган уңышны сату исәбенә Урта Тигәнәле һәм Родники мәктәпләрендә вак-төяк ремонт ясала.

 Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында “Кояшкай” балалар бакчасын уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк, анда территориянең бизәлеше балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерә. Әкият аллеяләре буйлап экскурсия үткәргәндә балалар яхшылыкка, хөрмәт итәргә өйрәнә. “Каенкай” балалар бакчасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча мәйданчык булып хәтердә калды. “Бал корты”ның ун кишәрлегендә балалар ата-аналары белән үз проектларын  гамәлгә ашырганнар. Һәр төркем  уен  участокларын һәм төркем бүлмәләрен бизәү буенча үзенчәлекле булулары белән аерылып торды. Район үзәгенең  “Куянкай” һәм “Ромашка”  балалар бакчаларының,  авыл балалар бакчалары арасында Юеш Көрнәле, Шәмә һәм Родники бакчаларының әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтәргә мөмкин. 

 Ел саен учреждениеләрне кабул иткәндә  Лебедино һәм Кыр Шунталысы авыл җирлекләре башлыклары Юрий Тюкарев һәм Фәнис Хаматвәлиев актив катнаша. Ә быел Левашево авыл җирлеге башлыгы Светлана Демидова да финанс ярдәме күрсәтте.

 Бүгенге көнгә  барлык мәгариф учреждениеләре дә  яңа уку елын белем бирү һәм тәрбия процессы таләпләре нигезендә башларга әзерләр.

Материал  район мәгариф  бүлеге белән килешенде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International