Каршы полосаның куркынычы

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

 Тизлеккә сусау яшәүгә сусаудан өстенлекне ала икән, моның фаҗига белән тәмамланасын көт тә тор. Узган якшәмбе көннәрендә Татарстан юлларында алты кеше һәлак булды.

 Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасында 34 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, нәтиҗәдә  6 кеше һәлак булды һәм 55 кеше җәрәхәтләнде.  Һәлак булган алты кешенең дүртесе юл-транспорт фаҗигасе корбаны булды. Аларның сәбәбе каршы хәрәкәт полосасына чыгу иде.

 4 августта иртәнге  4 тә Яшел Үзән  районында 1989 елгы «БМВ» автомобиле шоферы  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы полосага чыгып,  «Хендэ» һәм «Лада» автомобильләре белән бәрелешә. «БМВ» һәм «Лада» автомобильләрен йөртүчеләр фаҗига булган урында һәлак булалар. «Хендэ» автомобилен йөртүче һәм аның пассажиркасы җәрәхәтләнә.

Шул ук көнне кичке 4 нче 20 минутта Яшел Үзән районында  1973 елгы ГАЗ автомобиле шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмыйча, куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне сайламыйча, МАЗ автомобиленә килеп бәрелә. ГАЗ автомобиле шоферы  алган җәрәхәтләреннән фаҗига булган урында һәлак була.

 Шул ук көнне  көндезге 4 тулырга 20 минутта Балык Бистәсе районында  1984 елгы «Форд» автомобилен йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәми, куркынычсыз тизлекне сайламый, каршы полосага чыга  һәм «Скания» автомобиле белән бәрелешә. «Форд» автомобиле шоферы фаҗига булган урында һәлак була. «Форд» автомобиле  пассажиры һәм пассажиркасы хастаханәгә китерелә һ.б.лар.

 Дәүләт автоинспекциясе кисәтә:  каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән  юлга чыгу бик зур куркыныч тудыра. Машина йөртүче мондый маневрны катгый юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә аның куркынычсыз булуына ышанганнан соң гына ясарга тиеш. Каршы хәрәкәт  полосасына чыгу белән бәйләнгән юл-транспорт фаҗигасе  машина йөртүчеләр һәм транспорт чаралары пассажирлары өчен аеруча куркыныч нәтиҗәләргә китерә.

 Юлларда игътибарлы һәм сак булугыз. Юл хаталарны кичерми, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International