Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел мөселманнарның Корбан гаете 21 августта билгеләп үтелә. Бу көнне мөселманнар традиция буенча Аллаһы Тәгаләнең изге васыятен үтиләр – Аллаһка буйсынуларын күрсәтеп һәм Аңа рәхмәтләрен өмет итеп, корбан чалалар.
Бу – мөселманнарның иң бөек бәйрәме. Корбан бәйрәм намазыннан соң өч көн буена чалына.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең территориаль бүлеге дәүләт ветинспекторы Ильяс Камалов бәйрәмгә сарыкларны имин булмаган төбәкләрдән сатып алу куркынычы турында кисәтә:
Ни кызганыч, терлекләрне арзангарак сатып алып, кыйммәткәрәк сатарга теләүче намуссыз эшмәкәрләр малларның авырулары буенча имин булмаган төбәкләрдән (болар - Россиянең көньягы һәм Казахстан) сатып алырга тырышалар.
Аеруча куркыныч авырулар белән авыручы хайваннарны сатып алуны булдырмый калу максатында башка төбәкләрдән кайтарылучы бөтен сарыкны җентекләп тикшерәчәкбез.
Узган елның көзендә йогышлы авырулар белән чирләүче хайваннарны алып кайту Башкортстанда ящур авыруының кабынып китү мисалы булып тора. Рөхсәтсез Казахстаннан алып кайтылган сарыклар әлеге бәланең сәбәбе булды. Берничә торак пунктта хайваннар юк ителде, гаять зур икътисадый зыян китерелде. Сарыклар үзләре ящур белән авырмаска да мөмкин, ләкин алар әлеге авыруны таратучылар булып торалар. Вирус мөгезле эре терлекләргә һәм дуңгызларга йога. Алар өчен ул бик куркыныч.
Нәкъ менә хәзер Корбан гаете өчен сарыкларны алып кайту башлана. Куркынычсызлык чараларын бүген күрергә кирәк. Сарыклар һәм башка терлекләр ТР Баш ветеринария идарәсенең алып кайтуга рөхсәте һәм ветеринария-озату документлары булганда гына кайтарылырга тиешләр.
Игътибар:
Корбанлык хайваннарны кайда сатып алырга куркыныч булмавы турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтыннан алырга мөмкин.
Кайтарылган терлек клиник карау, карантин чаралары, лабораториядә тикшерүләр үтәргә һәм шуннан соң гына сатылырга тиеш.