Марина Александровна балалар күңеленә бигрәк тә парк азагында куелган спорт тренажерларының хуш килүе турында сөйләде. Балалар бик зур канәгатьләнү белән аларга тест үткәрделәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, балалар нәкъ
менә шулай уен уйнап, үзләренең физик мөмкинлекләрен һәм спорт формаларын үстерәләр.
Нәкъ менә шуңа күрә без балалар белән бистәбезнең иң зур спорт мәйданчыгына - “Юл төзүчеләр” паркына юл алдык. Паркның инфраструктурасы үзе килүчеләрне спорт белән шөгыльләнүгә, ял итүгә әйдәп тора. Биредә эскәмияләр дә куелган, анда утырып, Каманың гүзәллегенә карап ләззәтләнергә була, волейбол мәйданчыгы да, уйнар өчен футбол кыры да бар. Мини-стадионнар буенда трибуналар урнашкан. Аларга ярышлар яки концертлар вакытында тамашачылар һәм җанатарлар утыра. Биредә үк спорт бәйрәмнәре, ярышлар, уеннар үткәрелә.Бүген без бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр күреп, мондый нәтиҗә ясадык: парк матур һәм чиста булып торсын өчен аның турында өлкәннәр дә, балалар да кайгыртырга тиеш, - диделәр приют тәрбиячеләре.
- Балаларга парк һәм спорт уеннары ошады. Кайберәүләрнең спортчы буласылары, анда шөгыльләнәселәре килеп китте, ә икенчеләренең, киресенчә, тренер буласылары килде. Бу безне сөендерде, чөнки ышанабыз: балаларның спортчы булу яки физкультура өлкәсендә белем алу хыялы киләчәктә гамәлгә ашачак, - дип фикерләре белән уртаклашты Марина Анисимова.
Бераз арыган, ләкин булачак җиңүләре белән илһамланган балалар приютка иптәшләре белән яраткан бистәләренең кызыклы вакыйгалары һәм спорт тормышы турында фикерләшү өчен канатланып кайттылар.