Традиция буенча Республика һәм Алексеевск штб.ның 310 еллыгы көнендә шәһәр җирлеге шәхси һәм күп фатирлы өйләр, оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрен, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары арасында төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалачак.
Конкурс номинацияләре: ”Чиста ишегалды”, “Чәчәк утары”, “Чәчәк түтәле”, “Беркетелгән территорияне үрнәк хәлдә тоту”,”Оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрен төзекләндерү”. Барлык алексеевскилыларны конкурста актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.