– Хөрмәтле ветераннар һәм төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн – мактаулы төзүче эше белән бәйләнгән күп кенә һөнәр кешеләре бәйрәме. Хәзерге заман төзелешендә кирәкле бөтен белгечлекләрне санап чыгу мөмкин түгел. Төзүче хезмәте һәркемгә күренә, шуңа күрә ул аерым иҗтимагый әһәмияткә ия. Турыдан-туры сезгә икътисадтагы уңышлар һәм социаль өлкәне ныгыту гына бәйле түгел. Эшегезнең сыйфаты – бу барыннан да элек кешеләрнең иминлеге, аларның лаеклы һәм ышанычлы тормышы. Сез тудыра торган нәрсәләр кешеләрне бәхетле, ә аларның тормышын төзегрәк һәм уңайлырак итә. Төзелеш – ул һәрчак иҗат итү һәм алга бару.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык һәм яхшылык телим. Барыгыз да бәхетле булыгыз!