2018 елның 6 августында Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчесе А.А. Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина Галиәкбәрова Сания Хатыйп кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Галиәкбәрова Сания Хатыйп кызы Кыр Шунталысы авылында ишле гаиләдә туа. Сания Хатыйп кызы сугыш башланганда 4 нче сыйныфны тәмамлаган гына була әле. Сугыш вакытында колхоз басуларында эшли, утын әзерләүдә ярдәм итә, урман кисә. Сугыштан соң Вахитов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли. 1970 елның декабрендә әнисе белән бергә Алексеевск бистәсенә күчеп килә. Кияүгә чыга, ләкин балалары булмый. ПМКга эшкә урнаша, анда 20 ел эшли, шуннан пенсиягә китә. Хәзер Сания Хатыйп кызы берьялгызы яши, һаман да яшелчә бакчасында яшелчәләр үстерә. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, бөккәннәр пешерә. Аның янына бертуганнарының балалары еш килеп йөри.