Менә инде көз дә җитте, һава торышы салкыннан - җылыга, яңгырдан кояшка яки көчле җилгә кискен үзгәрә. Салкын тию һәм грипп сезоны башлана. Үзеңнең сәламәтлегең турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Вакцина ясау - сезонлы авыруларның катлаулануын булдырмауның иң яхшы чарасы. Прививкаларның файдасы турында без “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Илдар Фәхретдинов белән сөйләштек.
22 сентябрьдә бөтен Россия буйлап “Бөтендөнья автомобильсез көне” экологик акциясе үтәчәк. Бу акция җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына юнәлдерергә, шулай ук җәяү һәм велосипедта йөрү идеяләрен, җәмәгать транспортын популярлаштыруга чакырылган.
2018 елның 20 августыннан 9 сентябренә кадәр районда "Игътибар: балалар!" исемле профилактик акция булып узды. Әлеге чара кысаларында район мәктәпләрендә укучыларда һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрдә юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләре тәрбияләү буенча зур эш үткәрелде.
Хәзерге вакытта салым хезмәте республикабыз гражданнарына салым түләү кәгазьләрен формалаштыра. Физик затларның милек салымнары турындагы сорауларны без ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга бирдек.
Шул ук көнне иртәнге 9 нчы яртыда Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының 26 нчы утырышы чакырыла.
14 сентябрьдә көндезге 2 дә Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының егерме алтынчы утырышы булачак.
14 августта бөек химик, үзенең ачышлары белән бөтен дөньяга танылган галим, органик химиянең төп законын беренче ачучы күренекле якташыбыз Александр Михайлович Бутлеровка 190 яшь (1828—1886) тулды.
15 сентябрьдә чаңгы базасында районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары арасында Х спартакиада кысаларында “Милләтләр кроссы” булачак. Йөгерүдә катнашучыларга 2 километрлы дистанцияне үтәргә туры киләчәк.
Районыбызда көзге культураларны чәчү төгәлләнде. Көзге культуралар басуы быел 22,5 мең га тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечләрне 1500 гектарга узып китә