2018 елның 20 августыннан 9 сентябренә кадәр районда "Игътибар: балалар!" исемле профилактик акция булып узды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бу максатта белем бирү оешмаларында түбәндәге темаларга сыйныф сәгатьләре булды:

«Куркынычсызлык әлифбасы”, “Мәктәпкә куркынычсыз юк”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”, “Көтелмәгән хәлләр белән тулы урам”, “Урам һәм җәяүлеләр”, “Юлны аркылы кайдан һәм куркынычсыз чыгарга”, “Велосипед, скутер йөртүче белергә тиешле юл билгеләре”, “Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек беләбез”, “Юл билгеләре иленә сәяхәт”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә”,”Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү – зур казаныш”.

Сыйныф сәгатьләре барышында балалар җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, светофорның бурычы турында, юл  билгеләрен искә төшерделәр, өйдән мәктәпкә һәм мәктәптән өйгә куркыныч булмаган маршрутларны тикшерделәр. Күп кенә балалар Ңәяүле көндәлеге алдылар, аның ярдәмендә бөтен яңа уку елы дәвамындаюлхәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.

 Сыйныф сәгатьләреннән тыш  “Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре”, “Без – җәяүлеләр”, “Юл билгеләре”, “Синең куркынычсызлыгың үз кулларыңда”, “Куркынычсыз юлы” һ.б. әңгәмәләр оештырылды. Балаларга  җәяүле киемендә ут яктырткыч элементлар кирәклеге, велосипедта, мотоциклда йөрү кагыйдәләре,  юлларда хокук бозучылар өчен җаваплылык турында искә төшерделәр. Бу әңгәмәләрдә һәм башка профилактик чараларда “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”  бюджет дәүләт учреждениесенең Чистай бүлекчәсе һәм ЮХИДИ җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре Сидорова С.Р., Хөсәенов Р.Ж., Плотникова Т.В., Хәсәнов И.Р., шулай ук  Алексеевск  ДОСААФы җитәкчесе Иванов В.А. һәм мәгариф бүлеге методисты Кәримова Г.Х. катнашты.

Кайбер мәктәпләрдә  балалар өчен “Юл аркылы дөрес чык”, “Юл кагыйдәләрен белүчеләр”, «Пассажир  транспорты», “Юл билгеләре”, “Караңгыда күренерлек бул”, “Кызыл, сары, яшел”, “Юл әлифбасы”;  “Сак бул, җәяүле!”,  “Җәяүле һәм велосипедчылар кагыйәләре”, “Минем дустым – велосипед” практик дәресләре һ.б.лар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International