22 сентябрьдә бөтен Россия буйлап “Бөтендөнья автомобильсез көне” экологик акциясе үтәчәк. Бу акция җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына юнәлдерергә, шулай ук җәяү һәм велосипедта йөрү идеяләрен, җәмәгать транспортын популярлаштыруга чакырылган.
Көннең төп девизы: “Шәһәр кешеләр өчен, тормыш өчен мәйдан”. Хәзерге шартларда автомобильләрдән тулысынча баш тартырга мөмкин булмавын аңлап, акцияне оештыручылар автотранспорт алып килә торган проблемалар турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерергә телиләр. Елына бер генә көн булса да! Кушылыгыз! Бу көнне файдалы итеп үткәрик!