Алексеевск районында көзге культураларны чәчү төгәлләнде. Көзге культуралар басуы быел 22,5 мең га тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечләрне 1500 гектарга узып китә

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

 

 Районыбызда көзге культураларны чәчү төгәлләнде. Көзге культуралар басуы быел 22,5 мең га тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечләрне 1500 гектарга узып китә. Барлык агротехника таләпләре, аларны игү технологиясе үтәлгән хуҗалыкларда   шытымнар  бердәм булып үсеп чыкты. Көзге культураларны чәчү белән бергә район хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү дә алып барыла. Эшләр  14 мең гектар мәйданда башкарылды, бу - мәйданнарның 24 проценты. Эшләр “Родина” колхозында,  Хәмитов Р.М. һәм Хаматвәлиева И.К. фермер хуҗалыкларында кызу темпларда алып барыла, аларда  мәйданнарның 60 проценттан артыгы эшкәртелгән. Рәсемдә:  туңга сөрүдә 32 сезон эшләүче “Родина” колхозы механизаторы  Фәрит Гатин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International