ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Алексеевск архивы Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында иң кызыксынучан кешеләр – мәктәп укучылары алдында үз ишекләрен ачты.

Архив начальнигы Лариса Козонкова район үзәгендәге өченче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрде.

Алия Гайнуллина «Язылган өчен телевизор!»   акциясендә приз отты!

Мисалга  теркәлгән хокукларның, хокукларны чикләүләрнең, Идарә теркәгән күчемсез милек объектларына  хокук дәгъвалауларның гомуми саны 486 482 тәшкил итте. Шуның белән бергә  торак мәйданнарга теркәлгән хокуклар саны - 181 694, җир кишәрлекләренә - 119 248, машина урыннарына – 404.

 

Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 114 нче маддәсе, 19 нчы бүлеге, “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының төп гарантияләре  һәм референдумда катнашуга хокуклары турында”гы Федераль законның 70 нче маддәсе,  Зур Полянка, Ромодан, Кыркүл авыл  һәм Алексеевск шәһәр җирлекләре Уставларының 1 нче маддәсе, 7 нче пункты, тавыш бирү йомгаклары турында участок сайлау комиссияләре беркетмәләренең беренче нөсхәләре  мәгълүматлары нигезендә бер мандатлы сайлау округлары буенча Татарстан Республикасы  Алексеевск муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе Зур Полянка (3 нче округ), Ромодан (4 нче округ), Кыркүл (5 нче округ) авыл  һәм Алексеевск шәһәр (8 нче округ) җирлекләре  вәкаләтле органнары депутатларын сайлаулар булды һәм чын дип таныды.

 


Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәтчәннәрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләүдә аларның хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам иттерә.
 Хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсе халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм файдалану мәсьәләсе буенча республика ведомствоара комиссиясе һәм социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координацион совет кысаларында каралды. Эшчеләрнең хезмәткә түләүгә хокукы закон дәрәҗәсендә саклана.  

«Василий Иванович Лебедев-Кумач. Истә тотсыннар өчен…» – август урталарында  үзәк китапханәнең уку залында шундый исем астында Василий Иванович Лебедев-Кумачның тууына 120 ел тулуга багышланган искә алулар кичәсе булып узды.  Әлеге зур чарада “Сүз” (Слово”) район әдәби-шигърият берләшмәсе әгъзалары катнашты, аның составына өлкән буын укытучылары,   укучылар һәм студентлар, шулай ук күңелләренә шигърият якын булган кешеләр керә.  Совет шагыйре сүзләренә язылган һәм заманында бөтен Союз җырлаган җырлар безнең якташ шагыйрьләребезгә дә якын икән. Алар үз чыгышларында Василий Ивановичның  Дәүләт бүләге иясе, РСФСР Югары Советы депутаты булуын искә төшерделәр.


Терлекләрне урлауны җинаятьләрнең иң тарихи төрләреннән берсе, дип атарга була. Терлекләрне гомер-гомергә урлаганнар Шулай ук урлаучыларга җәза да бирелгән. Ләкин шундый кешеләр дә бар: алар өчен закон да язылмаган, җәза да куркыныч түгел.

 

 - 2 сентябрьдә “Биләр” спорт комплексы мәйданнарында Константин Елдашев истәлегенә багышланган пляж  волейболы буенча турнир булып узды.

Алексеевскиның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров искә төшерә: 20 августта Татарстанда  “Игътибар – балалар!” исемле балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен булдырмау буенча киң күләмле операция башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International