Хезмәт шартлары – эш бирүченең кайгыртуында

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Хезмәт шартлары –
эш бирүченең кайгыртуында

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәтчәннәрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләүдә аларның хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам иттерә.

 Хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсе халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм файдалану мәсьәләсе буенча республика ведомствоара комиссиясе һәм социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координацион совет кысаларында каралды. Эшчеләрнең хезмәткә түләүгә хокукы закон дәрәҗәсендә саклана. Хезмәт хакын түләмәгән эш бирүчеләр өчен административ җәза чаралары гына түгел, ә бәлки җинаять җаваплылыгы да каралган. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренең билгеләнгән тәртиптә эшчеләр белән хезмәт килешүен төзүе төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Исегезгә төшерәбез: теләсә кайсы эшче “соры” хезмәт хакы (өлешчә һәм тулысынча) түләүче һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр турында “Халык контроле”нә хәбәр итә ала. Бу намуссыз җитәкчеләргә карата йогынты ясау чаралары кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта хезмәткә түләү һәм производство травматизмы да каралды. Безнең район буенча учреждениеләрдә һәм оешмаларда хезмәтне саклау шартлары торышына күзәтү алып барыла. 2018 елның беренче ярты елында хезмәтне саклау буенча Координацион советның алты утырышы, шулай ук предприятие, оешма һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында ике күчмә утырыш үткәрелде. 2018 елның 28 апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә туры китереп, “түгәрәк өстәл” булды, анда районның үз предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасының һәм хезмәтне саклауның торышы өчен җавап бирүче төзү оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты. Төзелеш объектларына алар атна саен барып йөриләр.

 Шулай да бу елның 22 маенда “Алга” колхозында авыр нәтиҗәләр белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы килеп чыкты, анда бер эшче ашлама төягәндә кулын имгәтте.
– 2018 елның 31 декабрендә хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасын кертү буенча күчү чоры тәмамлана. Моңа кадәр эш бирүчеләр барысы да урыннарда бу эшне башкарырга тиешләр. Район оешмаларында һәм бюджĕт учреждениеләрендә, шулай ук бизнес өлкәсендә контрольне көчәйтергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте комиссиягә икътисад бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева. Хезмәт шартларын махсус бәяләмәгән өчен  эш бирүченең җаваплылыгы яки  эш бирүченең аны үткәрү тәртибен бозуы  РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексында язылган:

Мәсәлән, беренче тапкыр бозган өчен:

  • эшмәкәрләр һәм хезмәт урынындагы кешеләр өчен – кисәтү яки 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр штраф;
  • юридик затлар өчен – кисәтү яки 60 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр штраф.

Кабат бозган өчен:

  • эшмәкәрләр өчен – эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яки 30 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф;
  • хезмәт урынындагы кешеләр өчен – эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яки 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр штраф.

Шуның белән бергә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 нче маддәсе нигезендә эш бирүче эшченең  хезмәт килешүендә эш урынындагы хезмәт шартларын хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре нигезендә күрсәтергә мәҗбүр. Хезмәт килешүендә андый мәгълүматлар булмау шулай ук контроль-күзәтчелек органнарының административ йогынты ясау чаралары өчен сәбәп булып тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International