Алексеевск җире сүз осталарына бай

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

«Василий Иванович Лебедев-Кумач. Истә тотсыннар өчен…» – август урталарында  үзәк китапханәнең уку залында шундый исем астында Василий Иванович Лебедев-Кумачның тууына 120 ел тулуга багышланган искә алулар кичәсе булып узды.  Әлеге зур чарада “Сүз” (Слово”) район әдәби-шигърият берләшмәсе әгъзалары катнашты, аның составына өлкән буын укытучылары,   укучылар һәм студентлар, шулай ук күңелләренә шигърият якын булган кешеләр керә.  Совет шагыйре сүзләренә язылган һәм заманында бөтен Союз җырлаган җырлар безнең якташ шагыйрьләребезгә дә якын икән. Алар үз чыгышларында Василий Ивановичның  Дәүләт бүләге иясе, РСФСР Югары Советы депутаты булуын искә төшерделәр. Аны хәтта Сталин да үз канаты астына алган. Һәр адым һәм һәр сүз энә күзеннән үткәрелгән чорда, бигрәк тә бөтен илгә танылган кешеләрнеке, моның гаять зур бүләк булуы белән килешмичә ярамас.

Шигырь язу авторлары Лебедев-Кумачның шулай ук әһәмиятле башка тормыш этаплары турында да сөйләделәр. Илебездә шигырь язу сәләтенә ия булган атаклы язучының тормышы һәм эшчәнлеге турында бөтен әйтелгәннәрнең йомгагы электрон тәкъдир итү булды.
 Әйтергә кирәк, чара барышында Лебедев-Кумач язган  күп кенә җырлар башкарылды. Сүз остасы сугыш темасына, моннан тыш, эстрада һәм кино өчен дә җырлар иҗат иткән. Мәсәлән, ул - «Весёлые ребята», «Цирк», «Волга-Волга», «Дети капитана Гранта» фильмнарына язылган җыр текстларының авторы. Аларның күбесе  зур популярлык казанды, ә кайберләре бүген дә яңгырый.

Шунысы да үзенчәлекле: иҗат итү -  Василий Ивановичның  киң кырлы сәләтенең берсе генә әле. Ул шулай ук сатирик шигырьләр, хикәяләр, фельетоннар да язган. “Беднота”, «Гудок», «Красноармеец», «Рабочая газета», «Крестьянская газета» газеталары журналистлары белән хезмәттәшлек итә, «Крокодил» журналында эшли.

Гомуми мәгълүмати күренеш «Судьба поэта. Лебедев-Кумач» документаль фильмын күрсәтү белән тулыланды. Әйтергә кирәк, хатирәләр кичәсенә килгән кешеләр әдәбият белгече тормышыннан элегрәк билгеле булмаган фактлар белән үз белемнәрен тулыландырып кына калмадылар, ә бәлки бер-берсе белән аралашудан  күп кенә уңай тәэсирләр дә алдылар. Моның өчен чараны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

  • Бу кичәдән миндә искиткеч тәэсирләр ифрат күп калды, - дип аңлата очрашуга Яңа Чабаксардан

кунак итеп чакырылган Любовь Пальцева. – Алексеевскида күпме талантлы кеше яши икән! Табигать, кеше язмышлары, кеше бәхете турында алар күпме тирән фәлсәфи шигырьләр язалар алар! Аларны укыгач, күңелең шигъри әсәрләрдә чагылдырылган матурлык белән тула, иҗади ниятләрнең тирәнлегенә таң каласың, автор фикеренең бәян итү манерасына сокланасың. Китапханәдә, шул итәптән  “Сүз” шигъри берләшмәсендә шундый күләмле эш алып барылуына сөенәм.

Уку залының әйдәп баручы китапханәчеләре безгә Василий Лебедев-Кумач  турында искиткеч шәп фильм карарга тәкъдим иттеләр. Аңарда бөтен кешегә дә билгеле булмаган күпме өстәмә тарихи мәгълүмат салынган.

Якташ шагыйрьләрнең чираттагы очрашуы өчен  Россиянең бәйсезлек көненә багышланган  шигърият конкурсында җиңүчеләр  һәм призерларны сәламләү тагын бер җитди сәбәп булды.

Әлеге иҗат бәйгесендә   үзенең Ватанын шигырьләрдә данга күмү, шулай ук борчыган темалар турында уйланырга теләгән бөтен кеше катнашты. Шул  рәвешчә, конкурс ике юнәлеш буенча узды: беренчесе - «Пою тебя, моя Россия!», икенчесе «Душа с душою говорит» дип аталды. Аңа йомгак ясау барышында бәйсез жюри фикерләрне бәян итүгә төрле яктан  карау сәбәпле тагын ике номинация: «За образность слова» и «За духовность поэзии» номинацияләрен
өстәде. Шулай итеп, иҗат бәйгесендә Александр Бочкарёв, Василий Титов, Мария Шильникова, Маргарита һәм  Владимир Тарсуковлар, Валентина Осянина җиңеп чыкты. Номинацияләргә карата Евгения Феоктистова, Надежда Елизарова, Алсу Нәҗметдинова һәм Бәдертдин Шәйхетдиновның шигырьләре аерып күрсәтелде.

  • Әлеге конкурсны, - ди аның инициаторы һәм “Сүз” клубы җитәкчесе Мария Шильникова, - без аеруча талантлы авторларны ачыклау максатында үткәрдек. Аларга киләсе елда да иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге биреләчәк, дип уйлыйм. Өстәвенә  мондый шигырь бәйгеләрен даими нигездә оештыру планлаштырыла. Җиңеп чыккан авторларның әсәрләренә килгәндә,  без аларны үзебезнең район газетасында бастырырга тәкъдим итәчәкбез.
     

 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International