- 2 сентябрьдә “Биләр” спорт комплексы мәйданнарында Константин Елдашев истәлегенә багышланган пляж волейболы буенча турнир булып узды. Бу волейбол бәйрәменә төрле шәһәрләр: Казан, Яшел Үзән, Чистай, Биләр, Яр Чаллы шәһәрләреннән 10 команда килде. Ике хатын-кызлар командасы да катнашты. Кызларны рәнҗетмәс өчен аларга һәр партиядә 8 очко фора бирелде, - дип сөйли тренер-укытучы Алексей Елдашев. –Барлык катнашучылар, яңгыр булыр, дип борчылдылар. Ләкин һава торышы безнең яклы булды. Уеннар ике мәйданчыкта узды һәм төнлә соң гына тәмамланды.
Константин Петровичның тәрбияләнүчесе Рифкат Әбраров Казаннан килгән кулдашы белән бөтен уеннарны ышанычлы төстә отты. Ләкин аның аягына зыян китерделәр, һәм ул башкаларга юл бирде.
Бөек тренерыбызның икенче укучысы Никита Әхмәдиев та шулай ук Казаннан килгән кулдашы белән ярым финалга кадәр җитте. Анда алар өлкәннәр арасында “Зенит” җәйге кубогы җиңүчеләре белән очраштылар. Аларның көрәше спорттагыча драматик иде. Егетләребез беренче партияне, тешләрен кысып булса да, оттылар. Икенчесендә көндәшләре берничә очкога гына җиңде. Өченче партиядә егетләребез 13:15 исәбе белән калышты. Турнирның барлык катнашучылары да Никита өчен кайгырып тордылар. Нәтиҗәдә Никита көндәше белән
3 нче урын өчен көрәште һәм ышанычлы төстә көндәшен 260 исәбенә отты. Ә инде «Зенит» кубогы җиңүчесе Талмаз Хәсәнов җиңеп чыкты. Аңа күчмә кубок тапшырылды.
Призерлар барысы да медальләр белән бүләкләнделәр:
1 нче урынны Хәсәнов Талмаз һәм Калистратов Александр алды;
2 нче урында – Дарбаев Ринат - Титов Роман;
3 нче урында – Әхмәдиев Никита - Кротов Станислав.
Катнашучылар өчен кайнар самавыр чәе һәм шашлык оештырылды, чәй кунакларга бик ошады. Самавырны ярышта катнашучылар соравы буенча өч тапкыр кайнатырга туры килде.
Бөтенесе дә канәгать калды һәм киләсе елда да килергә сүз бирде.