Мисалга теркәлгән хокукларның, хокукларны чикләүләрнең, Идарә теркәгән күчемсез милек объектларына хокук дәгъвалауларның гомуми саны 486 482 тәшкил итте. Шуның белән бергә торак мәйданнарга теркәлгән хокуклар саны - 181 694, җир кишәрлекләренә - 119 248, машина урыннарына – 404.
Турыдан-туры сату-сатып алу килешүләренә килгәндә, 2018 ел башыннан Татарстан Росрестры 47 997 торак бинаны һәм 7 927 торак булмаган бинаны, җир кишәрлекләрен сатып алу-сату килешүен теркәде.
2018 елның 8 аенда Татарстанда барлыгы 87 499 ипотека килешүе теркәлде. Бу - узган елның шул ук чорындагыдан 32,8 % ка күбрәк: ул чакта шул ук чорда 65 877 ипотека теркәлгән иде. Өстәвенә кредит алыш-бирешләре буенча ипотекалар саны (ипотека кредиты буенча килешүләр)
54 391 булды, шуларның 19 765 е – Казанда.
2018 елның августында гына да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 11 403 ипотека теркәлде, шуларның 5 857 се – Казанда.
Шулай ук Татарстанда теркәлгән өлешләп катнашу килешүләре саны 25% ка (12 113) артты. Шуның белән бергә 2017 елда бу күрсәткеч 9 706 тәшкил итте.
“Дача амнистиясе” буенча теркәлгән хокукларның гомуми саны 3542 тәшкил итә, шулардан шәхси торак төзү - 1969, шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару өчен җир кишәрлекләре – 1330, төзелеш алып барырга рөхсәт таләп ителмәгән күчемсез милек объектлары – 243.
Электрон рәвештә кабул ителгән гаризалар саны 35 мең (35322) чиген узып китте, шуның белән андый гаризаларның күбесе җирле үзидарә органнарыннан (18469), физик затлардан (8997), юридик затлардан (4140), нотариуслардан (997 гариза) килде.
Матбугат хезмәте