Малларның сакланышы – хуҗасы мәнфәгатьләрендә

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Малларның сакланышы – хуҗасы мәнфәгатьләрендә
Терлекләрне урлауны җинаятьләрнең иң тарихи төрләреннән берсе, дип атарга була. Терлекләрне гомер-гомергә урлаганнар Шулай ук урлаучыларга җәза да бирелгән. Ләкин шундый кешеләр дә бар: алар өчен закон да язылмаган, җәза да куркыныч түгел.

“Эшлекле дүшәмбе” форматында үткәрелгән киңәшмәдә бу мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде. Хокук саклаучылар авыл җирлекләре башлыкларын даими төстә малларны көткәндә контрольне көчәйтергә, мәсәлән, “электрон көтүче”дән файдаланырга чакыралар. Ләкин авыл хуҗалыгы терлекләрен урлау фактлары әледән-әле булып тора.
Теләсә кайсы авыл кешесе өчен сыерлар, сарыклар, атларның югалуы бер бәла, ә кайчак чын фаҗигагә әйләнә. Чөнки мал-туар гаилә өчен менә дигән ярдәмче бит ул.
Күпчелек хәлләрдә милекләрен саклауга хуҗалар үзләре дә, шулай ук милекчелекнең барлык формалары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә салкын карыйлар. Нигездә хуҗаларның үз малларына контроль юк. Алар, хайваннарын үзләрен генә чыгарып җибәрәләр һәм аларны, үзләре дә кайтырлар әле, дип ышанып, караучысыз калдыралар. Ләкин хуҗалары терлекләре кайтмагач, озак вакытлар аларны мөстәкыйль рәвештә эзләүдән мәгънә тапмагач, гариза белән эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итәләр. Әлеге очракта полициягә мөрәҗәгать итүне озын-озакка сузарга ярамый, чөнки җинаятьне “кайнар эздән” ачу өмете күп тапкырлар кими.
Сарыклар, сыерлар, атларны асрый торган абзарлар каты бикләгеч җайланмалар белән җиһазланмаган булса, малларны урамга ирекле рәвештә үзләрен генә чыгарып җибәрсәң, җинаятьче үзенең явыз ниятен әллә ни хезмәт куймыйча гына башкара алачак.
Ваемсыз сыер хуҗаларына акчалата штраф салып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелергә мөмкин. Чөнки хуҗасыз терлекнең үзенең дә чит кеше хуҗалыгына зыян салуы ихтимал. Хезмәт урынындагы кешеләр һәм юридик затлар да җаваплылыкка тартылырга тиешләр. Көтүче яллау яки электрон контроль системасын салып алу арзанракка төшмәсме?
 Бу хәлләрне исәпкә алып, полиция хезмәткәрләре проблемалы мәсьәлә булып торучы һәм авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясаучы җинаятьләрнең әлеге төрен булдырмауның һәртөрле чараларын күрәләр.
Хәзерге вакытта авыл кешеләре өчен терлекләр үрчетү аның киләчәккә ышанычының бер гаранты булып тора.
Полиция кыйммәтле милек (сыерлар) хуҗаларына аның сакланышына контрольне көчәйтүне сорап мөрәҗәгать итә. Малларның санын саклау өчен аларны исәпкә куярга, келәймә тагарга кирәк. Әлбәттә инде, көтүдә хайваннарны караучысыз калдырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International