Алексеевск архивы Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында иң кызыксынучан кешеләр – мәктәп укучылары алдында үз ишекләрен ачты.
Архив начальнигы Лариса Козонкова район үзәгендәге өченче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрде. Бу чара күңелсез һәм рәсми булмасын өчен кунакларга мини-квест әзерләнде: балаларга “изгеләрдән изге” архив саклагычта расшифровкаланган документларны табарга кирәк иде. Малайлар һәм кызлар командаларына бүленеп, укучылар эзләүгә кереште. Биремне малайлар тизрәк үтәде. Азартка кергән балалар тарихи документларны әйтеп бетергесез зур кызыксыну белән өйрәнергә тотындылар. “Новый мир” балалар бакчасы директорының боерыгын уку балаларны аеруча да дулкынландырды, ул Бөек Ватан сугышы елларында Александровка авылында яшәгән. Документта интернат-мәктәп директоры укучыларны һәм педагогларны Бөек Октябрь социалистик революциясенең 25 еллыгы белән котлый. Директорның уку ударникларын кием-салым белән бүләкләве балаларның күңел түренә үтеп керде. Куркыныч сугыш елларында мондый бүләкләүне чын бүләккә тиңләргә була иде.
Укучылар документларның архивка ничек эләгүләрен, андый документларны саклау шартларына таләпләрнең нинди булуын белделәр, аеруча да кыйммәтле документлар белән таныштылар.
Лариса Геннадьевна кунакларны район архивына еш килергә чакырды.
– Бездә “Уку залы” хезмәте бар. Биредә, балалар, сез күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә алачаксыз. Тарихи документларны өйрәнү – күп көч куюны таләп итә торган, ләкин мавыктыргыч процесс. Килегез!
Архив – ул архивариуслар тарафыннан бик яхшы саклана торган заманаларны бәйләүче җеп. Балалар Лариса Козонковага кызыклы очрашу өчен рәхмәт әйттеләр һәм бирегә тагын килергә вәгъдә бирделәр.