Алексеевскиның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров искә төшерә: 20 августта Татарстанда “Игътибар – балалар!” исемле балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен булдырмау буенча киң күләмле операция башланды.
4 сентябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге район мәгариф бүлеге белән берлектә “Куркынычсыз зебра” акциясе үткәрделәр. “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм район үзәгенең 3 нче мәктәбе укучылары чарада актив катнаштылар.
– Юлны аркылы чыгу – бик җаваплы эш. Шуңа күрә һәр кеше юлны ничек дөрес чыгарга кирәклекне бала чактан ук белергә тиеш, – дип балаларга мөрәҗәгать итте Алексеевск районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Балалар ЮХИДИ бүлеге инспекторы белән юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен исләренә төшерделәр:
“Игътибар: балалар!” профилактик чарасы районыбызның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән әңгәмәләр, балалар һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән дәресләр үткәрәләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык гарантиясе булып тора.