Родина” колхозында биш терәкле “Казанка” сугару системасы эшләтеп җибәрелде.
14 сентябрьдә көндезге 2 дә Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының; егерме алтынчы утырышы булачак.
Шул ук көнне иртәнге 9 нчы яртыда Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының 26 нчы утырышы чакырыла.
Олимпиаданың уникаль аналогы, гаять зур спорт мәктәбе, талантлы спортчыларны бергә җыю... Боларның барысы да – Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары. Алар Кыргызстан Республикасының Иссык күл яр буйларыннан өченче тапкыр уздылар. Алексеевск көрәшчеләре, тренер Бари Сөләйманов тәрбияләнүчеләре Алексей Абрамов белән Илнар Закиров, бу вакыйгада үзләренең мәгънәле эзләрен калдырып, уеннарның призерлары булдылар.
Алексеевск районы бадминтончылары Татарстан Республикасы чемпионаты җиңүчеләре булдылар
20 августтан 9 сентябрьгә кадәр районда “Игътибар: балалар!” профилактик акциясе узды. Балаларга үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен яңартырга һәм киңәйтергә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, педагоглар һәм ЮХИДИ инспекторлары булышты.
22 сентябрьдә бөтен Россия буйлап “Бөтендөнья автомобильсез көне” экологик акциясе үтәчәк.
15 сентябрьдә чаңгы базасында районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары арасында Х спартакиада кысаларында “Милләтләр кроссы” булачак.
2018 ел Татарстанда рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстойга багышланды. Районыбызда бөек язучы истәлегенә күп кенә иҗади чаралар булып узды.
11 сентябрьдә Алексеевск аграр колледжы базасында «Экстремизмга –юк!» ункөнлеге кысаларында яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны булдырмау буенча II район форумы булып узды. Бу хакта безгә яшьләр эшләре буенча белгеч һәм ФОРПОСТ оешмасы җитәкчесе Лилия Кашапова җентекләп сөйләде: