14 сентябрьдә көндезге 2 дә Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының; егерме алтынчы утырышы булачак.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе турында;
2. Алексеевск муниципаль районы башлыгын сайлау турында;
3. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны тапшыру турында.
4. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.