20 августтан 9 сентябрьгә кадәр районда “Игътибар: балалар!” профилактик акциясе узды.
Балаларга үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен яңартырга һәм киңәйтергә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, педагоглар һәм ЮХИДИ инспекторлары булышты.
СЫЙНЫФ СӘГАТЬЛӘРЕ
Сыйныф сәгатьләре барышында балалар җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләренең нәрсә өчен кирәклеген искә төшерделәр, өйдән мәктәпкә һәм мәктәптән өйгә бара һәм кайта торган куркынычсыз маршрутларны тикшерделәр. Күп кенә балалар Җәяүле көндәлеге алдылар, шуның ярдәмендә алар бөтен яңа уку елы дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.
ТЕМАТИК ӘҢГӘМӘЛӘР
Бу максатта белем бирү оешмаларында түбәндәге темаларга сыйныф сәгатьләре булды:
«Куркынычсызлык әлифбасы”, “Мәктәпкә куркынычсыз юк”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”, “Көтелмәгән хәлләр белән тулы урам”, “Урам һәм җәяүлеләр”, “Юлны аркылы кайдан һәм куркынычсыз чыгарга”, “Велосипед, скутер йөртүче белергә тиешле юл билгеләре”, “Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек беләбез”, “Юл билгеләре иленә сәяхәт”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә”,”Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү – зур казаныш”.
Сыйныф сәгатьләреннән тыш, “Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре”, “Без – җәяүлеләр”, “Юл билгеләре”, “Синең куркынычсызлыгың үз кулларыңда”, “Куркынычсыз юлы” һ.б. әңгәмәләр оештырылды. Балаларга җәяүле киемендә ут яктырткыч элементлар кирәклеге, велосипедта, мотоциклда йөрү кагыйдәләре, юлларда хокук бозучылар өчен җаваплылык турында искә төшерделәр. Бу әңгәмәләрдә һәм башка профилактик чараларда “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бюджет дәүләт учреждениесенең Чистай бүлекчәсе һәм ЮХИДИ җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре Сидорова С.Р., Хөсәенов Р.Ж., Плотникова Т.В., Хәсәнов И.Р., шулай ук Алексеевск ДОСААФы җитәкчесе Иванов В.А. һәм мәгариф бүлеге методисты Кәримова Г.Х. катнашты.
ВИКТОРИНАЛАР
Кайбер мәктәпләрдә балалар өчен “Юл аркылы дөрес чык”, “Юл кагыйдәләрен белүчеләр”, «Пассажир транспорты», “Юл билгеләре”, “Караңгыда күренерлек бул” һәм башка викториналар , “Сак бул, җәяүле!”, “Җәяүле һәм велосипедчылар кагыйдәләре”, “Минем дустым – велосипед” һ.б. практик дәресләре үткәрелде.
Озайтылган көн төркемнәрендә балалар травматизмын булдырмау буенча “Сак булыгыз, балалар!”видеороликлары, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мультфильмнар күрсәтелде. Алынган белемнәр балалар белән уйнау барышында ныгытылды. “Юл балалар күзлегеннән чыгып” конкурслары һәм рәсем күргәзмәләре, “Юл – тормыш символы”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – урамнар һәм юллар законы” плакатлары оештырылды һ.б.лар.
УРТАК РЕЙДЛАР
Тест, ““Караңгыда күренерлек бул” мәктәп акцияләре һәм халык арасында “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел!” акциясе, “Игътибар: балалар!”, балигъ булмаган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча “Җәяүле кичүе” рейдлары; ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Куркынычсыз зебра” акциясе, юл хәрәкәте , светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белүгә “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” КВНы үткәрелде. Тәнәфес вакытларында башлангыч сыйныф укучыларына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына табышмаклар һәм ребуслар чишәргә тәкъдим ителде. Ә кайбер мәктәпләрдә беренче сыйныф балаларын җәяүлегә багышлау да булды.
Һәр көнне барлык сыйныфларда да балалар өйләренә кайтып китәр алдыннан сыйныф җитәкчеләре “Куркынычсызлык минутлары” үткәрәләр.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!