Яңа уңыш файдасына

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

 

“Родина” колхозында биш терәкле “Казанка” сугару системасы эшләтеп җибәрелде.

Илебез территориясенең күп өлешендә климат, мәгълүм булганча, континенталь һәм шактый коры. Шуңа күрә бөртекле культуралардан бары тик җитәрлек итеп һәм даими төстә су сипкәндә генә мул уңыш алырга була. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны тудыру максатында басуларда махсус су сибә торган системалар төзелә.

Безнең районда сугару системаларыннан файдалану практикасы бар инде. Мәсәлән, бу Гомәров И.Н. һәм Гомәров И.И. крестьян-фермер хуҗалыкларында актив файдаланыла. Әлеге хуҗалыкларда су сиптерү җиһазы яшелчәләргә су сибүгә юнәлдерелгән.

* * *

Бүгенге көндә районыбызның бөтен хуҗалыгы көзге культуралар чәчүне төгәлләп, силоска кукуруз урып-җыюга кереште. 13 сентябрьгә 17 мең тоннадан артык силос әзерләнде.

Шуның белән беррәттән, туфракны төп эшкәртү дәвам итә. 13 сентябрьгә унбиш мең гектардан артык җир эшкәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International