11 сентябрьдә Алексеевск аграр колледжы базасында «Экстремизмга –юк!» ункөнлеге кысаларында яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны булдырмау буенча II район форумы булып узды. Бу хакта безгә яшьләр эшләре буенча белгеч һәм ФОРПОСТ оешмасы җитәкчесе Лилия Кашапова җентекләп сөйләде:
Форум үзе өч өлешкә бүленгән иде: беренчесендә колледж активистлары яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны булдырмауга багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр; форумның икенче өлешендә чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Алар, яшьләргә район, колледж тормышында актив катнашырга, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, шәфкатьле, мәрхәмәтле, тәртипле һәм намуслы булырга кирәк, дигән бердәм фикердә калдылар.Чараның өченче өлешендә балалар тематик викторинада катнаштылар.