Алексеевск районы бадминтончылары Татарстан Республикасы чемпионаты җиңүчеләре булдылар
8 һәм 9 сентябрьдә бадминон үзәгендә ТРның шәхси чемпионаты булды. Ярышларда республиканың 20 районыннан һәм шәһәрләреннән килгән иң көчле бадминтончылар катнашты, дип хәбәр итә ТР Бадминтон федерациясе.
Ике каты ярыш көне җиңүчеләрне билгеләде.
Ир-егетләрнең парлы разрядында Тимур Вәлиуллин (Алексеевск районы) белән Таймаз Гәрәев (Казан) бронза медальләр яулады.
Катнаш парлы разрядта бронза медальләргә Тимур Вәлиуллин (Алексеевск районы) һәм Екатерина Кадочникова (Казан) ия булды.
Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.