2018 ел Татарстанда рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстойга багышланды. Районыбызда бөек язучы истәлегенә күп кенә иҗади чаралар булып узды.
9 сентябрьдә Алексеевск туган як музеенда Л.Н. Толстойның 190 еллыгына багышланган тематик чара булды, ул “Бөек язучы иҗатында 1812 елгы Ватан сугышы темасы” дип аталды. Музейга Алексеевск ш.т.б.ның “Йолдыз” хәрби-тарихи клубына йөрүчеләр чакырылды. Алар рус даһие биографиясе белән районыбызның тарихи элемтәләре турында белделәр, шулай ук вакытлы “Сугыш һәм тынычлык” романына иллюстрацияләр” открыткалары күргәзмәсе белән таныштылар.
“Толстой укулары” бөтен җирдә узды. Үзләренең фото хисапларын безгә күп кенә авыл җирлекләре җибәрде. Район мәдәният йортының “Радужная фантазия” исемле театр студиясе әдәби тематик чараларны иркен форматта үткәрүе белән аерылып торды. Бу коллектив үзәк паркта тәмле-татлы нигъмәтләр генә түгел, ә бәлки Лев Толстойның әдәби әсәрләрен алып килеп, пикник та оештырдылар. Балалар рус классигы романнары һәм повестьләреннән өзекләрен укыдылар һәм бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклаштылар. Үзәк китапханә дә бала-чага өчен ишекләрен ачты, анда “Толстой бакчасы” исемле истәлекләр җыентыгыннан өзекләр укылды. Китапханәчеләр мавыктыргыч презентация күрсәттеләр. Әдәби кичә Лев Толстойның “Филиппок” әкияте буенча төшерелгән мультфильмны карау белән төгәлләнде.
Күбрәк фотоларны безнең alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.