Хәзерге вакытта салым хезмәте республикабыз гражданнарына салым түләү кәгазьләрен формалаштыра. Физик затларның милек салымнары турындагы сорауларны без ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга бирдек.
Шәхси кабинетлардан файдаланучылар буларак теркәлгән барлык салым түләүчеләргә, үзегезнең шәхси кабинетыгызны тикшерегез, дип мөрәҗәгать итәм. Электрон сервислардан файдаланмаучы гражданнарның исләренә төшерәм: квитанцияләр заказлы хат белән җибәреләчәкләр, аларны почта бүлекчәсенә барып алырга кирәк булачак.