15 сентябрьдә чаңгы базасында районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары арасында Х спартакиада кысаларында “Милләтләр кроссы” булачак.
Йөгерүдә катнашучыларга 2 километрлы дистанцияне үтәргә туры киләчәк. Теркәү вакыты: иртәнге 9 да – балалар, 10 да – өлкәннәр.
Ярыш призерлары грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.