Бөек якташыбыз

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

5 сентябрьдә бөек химик, үзенең ачышлары белән бөтен дөньяга танылган галим, органик химиянең төп законын беренче ачучы күренекле якташыбыз Александр Михайлович Бутлеровка 190 яшь (1828—1886) тулды. Бу уңайдан без Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәре Миләүшә Хөснетдинова белән аралаштык, ул безгә аның турында сөйләде:

- Химик Бутлеров галимнәр даирәсендә яхшы билгеле кеше була. Ә менә аның нинди кызык кеше икәнлеге турында бик аз кеше беләдер. Ул үзенең әнисен белми. Әтисе Михаил Бутлеров аны югалту ачысын улына чиксез мәхәббәте белән тутыра. Алар – әтисе белән улы– бик дуслар булалар.

   Бутлеровның  әтисе Михаил Васильевич 1812 нче елдагы Ватан сугышында катнаша, хәрби кеше(соңыннан отставкадагы подполковник) була, Бутлеровка авылында яши. Әнисе Софья Александровна  бик яшьли, 19 яшендә, улы туып,  берничә көннән соң үлә. Аны әнисенең әти - әнисе  Стрелковлар тәрбияли. Ун яшендә  ул француз, немец телләрен яхшы белә, кызыксынучан һәм яхшы хәтерле бала булып үсә. Әтисе белән табигатьтә еш була, ауга баралар, тереклек ияләрен күзәтергә өйрәнә.

1842нче елда Казанда 1 нче гимназиягә укырга керә, аңа кадәр пансионда  белем ала. Химик тәҗрибәләр белән кызыксына, химик  приборлар, савытлар аңарда зур кызыксыну уята. Матдәләрнең әверелешләрен өйрәнә,  фейерверклар ясый.

1844 нче елда Казан университетына укырга керә. 16 яшьтә генә булып, беренче курста ике ел укый (беренче елны тыңлаучы буларак укый). Профессор Вагнер җитәкчелегендә экспедициядә катнаша (студентлар ботаника һәм зоология өлкәсендә коллекция туплыйлар). Тиф авыруы йоктырып, авырый башлый. Озак вакыт хәле авыр була, вакытында дөрес медицина ярдәме күрсәтелә, ул савыга, ләкин улының хәлен белергә килгән әтисе бу авыруны үзенә йоктыра һәм үлә.

Казан университетында укыткан химиклар К.К.Клаус, Н.Н.Зинин А.Бутлеровның остазлары булалар.

1848 нче елда университетны кандидат дәрәҗәсе белән тәмамлый. Университетта укытучы булып эшли башлый, физика- математика факультетында физика һәм химия,  1850 нче елдан медицина факультетында  физик география, физикадан лекцияләр укый. Шул ук елны магистрлыкка “Органик матдәләр” темасына диссертация яза.  1851нче елны диссертациясен  уңышлы яклый.1863 нче елда  изомерия темасына багышланган зур хезмәтен яза.

 

 

 1857 нче елда А.Бутлеров  чит илгә командировкага китә. Ул Германия, Швецария, Италия, Франция, Англиягә бара. Көнчыгыш химиклары тәҗрибәсен өйрәнә, аларның химик лаборатория эшчәнлекләре белән таныша.    А. Беккерель, Э. Мичерлих,   Либих лекцияләрен тыңлый,  Кекуле белән таныша,   ярты ел вакыт дәвамында А. Вюрцның Париждагы лабораториясендә эшли.

Фундаменталь хезмәте булып эксперименталь рәвештә углеводородларның изомерларын өйрәнү хезмәте тора.

 1851 нче елда Бутлеров  магистр дәрәҗәсен ала, в 1854 нче елда  Мәскәү университетында докторлык диссертациясен яклый. («Эфир майлары турында»),   1857нче елдан  –   Казан университетында профессор.

Бутлеров реакциясе: альдегидның  селтеле-җир металлары тәэсирендә конденсацияләшүе, нәтиҗәдә углевод катнашмасы формоза барлыкка килә. Бу реакция нәтиҗәсендә  барлыкка килгән продуктны космик корабльләрдә азык  итеп куллану мөмкинлеге туа.

Галим метилен иодидыннан метиленгликол уксус эфиры таба, табылган формальдегид полимерына  «диоксиметилен» дип исем бирә.Аммиак белән тәэсир иткәннән соң катлаулы азотлы кушылма уротропин барлыкка килә. Соңгысы медицинада  киң кулланылыш  таба.

 Химик төзелеш теориясе өчен алшарт булып,  инглиз химигы К.Франкланд һәм немец химигы  Х.Кекуленың  углерод атомының валентлыгы  турындагы фикерләре һәм радикаллар турындагы терминны кертү   тора.

1862-64 нче елларда А.Бутлеров пропил, бутил спиртларын синтезлый (триметилкарбинол), изобутилен табып,  углеводородларның тармакланган чылбыр төзелешле булуын әйтә (1861нче елда шикәрле матдә синтезлый).

Матдәләрнең үзлекләре сыйфат һәм микъдар составына гына түгел, ә химик, электрон һәм пространстводагы  төзелеш үзенчәлегенә бәйле.

 Җәза кухняда шартлау оештырган өчен бирелә, тактага: “Бөек химик” дип язылган була.

Табигатьне күзәтә, бөҗәкләр  күбәләкләр һәм үсемлекләр коллекцияләре туплый,аларны җентекләп өйрәнә.

 

Музыканы ярата, фортепианода уйный, чәчәкләр үстерә, ауга йөрергә ярата, умартачылык белән шөгыльләнә, слесарь һәм столяр хезмәтләре башкара.

  1851 нче елда  Бутлеров өйләнә, хатыны Надежда Михайловна Глумилина, хатынының әнисе Софья Тимофеевна Аксакова - рус язучысы  С.Аксаковның бертуган сеңлесе була.

Гомеренең соңгы елларын әтисенең Бутлеровка авылында урнашкан утарында яши hәм шунда үлә.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International